Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда «Фермер мәктәбе» эшли башлый

Укулар Казан дәүләт аграр университет базасында үтәчәк.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Фермер мәктәбе» укыту проектында катнашу өчен сайлап алу бәйгесе башлану турында хәбәр итә. Укулар Казан дәүләт аграр университет базасында үтә һәм 24 февральдә башлана.

«Фермер мәктәбе» проекты ярдәмендә Татарстанда яңа эш урыннары барлыкка килүдән тыш, җирле базарларда таләп ителгән сыйфатлы фермерлык продукциясе брендлары да булдырылачак.

Сайлап алу бәйгесендә катнашу өчен «Молочно-мясное скотоводство» яки «Птицеводство» юнәлешләре буенча презентация яки видеролик әзерләргә кирәк. Заявка тутырганнан соң аны sh.fermer_rt@mail.ru электрон почтасына җибәрергә. 

Конкурс нигезләмәсе һәм башка документлар белән министрлык сайтында танышырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев