Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда гаилә һәм мәктәп турында яңа журнал нәшер ителә башлый

Татарстанда яңа уку елы башыннан "Гаилә һәм мәктәп" дип аталган яңа журнал нәшер ителә башлый. Ул "Мәгърифәт" газетасы урынына чыгачак.

Моннан тыш, "Мәгариф" һәм "Гаилә һәм мәктәп" журналларын берләштерүче яңа филиал барлыкка киләчәк. Аны "Ватаным Татарстан" газетасы баш мөхәрриренең элекке урынбасары Илдар Миргалимов җитәкләячәк.
Республиканың матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Фәрит Шаһиәхмәтов хәбәр иткәнчә, "Мәгърифәт" газетасы үз бурычларын үти алмый башлаган. Яңа журнал гаилә һәм мәктәпкә кагылышлы мәсьәләләрне яктыртыр, рәсемнәргә бай һәм төсле булыр дип көтелә. Бер филиалга берләштерелгән "Мәгариф" һәм "Гаилә һәм мәктәп" журналларының һәркайсының аерым редакторы булачак. "Мәгариф" журналы - укытучыларга, ә яңа журнал ата-аналарга атап нәшер ителәчәк дип көтелә. Аларның берсе - ай башында, икенче ахырында чыгачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев