Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда иң яхшы «Автоледи-2020»не сайладылар

Конкурста Әлмәт районыннан Надежда Кнурова җиңүче булган.

Бүген Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе бинасы янында «Автоледи» конкурсы узган, аның быел егерменче юбилее. 
Конкурсны тантаналы рәвештә ТР Спорт министры урынбасары Илдар Садриев, Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Анна Захматова, ТР Баш дәүләт автоинспекторы Ленар Габдрахманов, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директоры Рифкать Миңнеханов һәм Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева ачып җибәргәннәр. 
Конкурсның республика этабында барлыгы унике автомобиль йөртүче катнашкан. 
Нәтиҗәдә, «Автоледи-2020» мактаулы исемен Әлмәт районыннан Надежда Кнурова яулаган. Мамадыш районыннан Венера Юмагужина — икенче, Лениногорск районыннан Диана Закирҗанова өченче булган. Барлык призерлар да кубоклар, дипломнар һәм акчалата премияләр алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев