Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда Иделне чистартуга елына 1,6 млрд сум акча тотылган

Бүгенге көндә чистарту корылмаларының 82 проценты тиешле нормаларга туры килми. 

Быел Татарстан «Экология» илкүләм проектының дүрт федераль проектында катнашты. Аларны гамәлгә ашыруга 2,87 млрд сум акча тотылды. Бу хакта ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков хәбәр итте. 

Министр сүзләренчә, 2019 ел нәтиҗәләре буенча республика Идел буе федераль округында экологиягә керткән өлеш буенча беренче урында, 2020 ел нәтиҗәләре әле анализлана. Су объектларын саклау — аеруча күп капитал таләп итә торган юнәлеш. Монда чистарту корылмаларын төзү һәм үзгәртеп коруга зур игътибар бирелә. 

Иделне сәламәтләндерүгә 1,6 млрд сум акча юнәлдерелгән, 834 миллион сум — «Чиста ил» илкүләм проектына, 234 миллион сум — каты көнкүреш калдыклары белән эшләүнең комплекслы системасына һәм 197 миллион сум акча "Урманнарны саклау«га тотылган. Эшләр шулай ук «Чиста ил» проекты буенча алып барыла. 

Бүгенге көндә чистарту корылмаларының 82 проценты тиешле нормаларга туры килми. Еллык зыян 650 миллион сум тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев