Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда ике айда COVID-19 мәсьәләләре буенча кайнар линиягә 60 мең шалтырату килгән

Көн саен 122 бердәм номерына яңа коронавирус инфекциясенә кагылышлы мәсьәләләр буенча 2 меңгә якын шалтырату килә. 

Татарстанда ике ай эчендә COVID-19 мәсьәләләре буенча кайнар элемтәгә 60 меңгә якын шалтырату килгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

122 бердәм номеры республикада узган елның 25 ноябреннән эшли башлады. Ул яңа коронавирус инфекциясенә кагылышлы мәсьәләләр буенча эшли. Ике ай эчендә кайнар элемтәгә 59 меңнән артык шалтырату килгән.

Татарстанлыларның сорауларына көн саен 60 оператор җавап бирә. Көненә яңа төрдәге COVID-19 коронавирус инфекциясенә кагылышлы мәсьәләләр буенча 2 меңгә якын шалтырату килә.

Татарстанлылар күбесенчә поликлиникаларның эш режимы, табиб һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен чакырту, дару сатып алу мөмкинлеге, шулай ук коронавируска каршы прививка ясатуга бәйле сораулар бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев