Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда илкүләм проект буенча 220 километр озынлыкта төбәк һәм җирле автомобиль юллары төзекләндереләчәк

"Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары" илкүләм проекты буенча эшләр башкаруга дәүләт контрактлары барлык 84 объектта да төзелгән.

Татарстанда быел илкүләм проект буенча төбәк һәм җирле әһәмияттәге 220 километр автомобиль юлларын ремонтлау планлаштырыла. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин хәбәр итте дип яза "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, дәүләт проекты буенча эшләр 84 объектта башкарылачак. "Татарстан "Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары“ дәүләт проектын тормышка ашыруда катнаша. Ул 2017 елда федераль өстенлекле проект буларак башланып китте һәм 2019 елда илкүләм статус алды", - дип билгеләп үтте Сафин.

Министр басым ясап әйткәнчә, төзелеш-монтажлау эшләрен башкаруга дәүләт контрактлары барлык 84 объектта да төзелгән. "Быел шулай ук тормыш өчен әһәмиятле булган тагын 19 контракт төзелде. Алар өч елдан артык төзелә һәм ремонтны гына түгел, ә әлеге автомобиль юллары участокларын карап тотуны да күз алдында тота. Бу 2020 елга төбәк автомобиль юллары челтәре буенча контрактларның гомуми саныннан 38% тәшкил итә", - дип өстәде ул.

Ленар Сафин шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан "Безнең ишегалды" программасын гамәлгә ашыру анонсланган булуын да искәртте.

"Быел әлеге проектны үтәүгә керешәчәкбез. Башта программа өч ел дәвамында тормышка ашырылыр дип планлаштырылган иде, ләкин килеп туган вәзгыятькә бәйле рәвештә, проектка төзәтмәләр кертелде, аны биш ел дәвамында гамәлгә ашырачакбыз. Хәзер муниципалитетларның башкарма комитетлары бу елда эшләнәчәк объектларның исемлеген әзерлиләр. Юллардагы язгы чикләүләр төгәлләнгәч, ә төбәк юлларында ул 1 майда тәмамлана, бу программаны гамәлгә ашыруга актив керешәчәкбез", - дип тәмамлады ул сүзен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев