Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга елына 21,9 млрд сум акча юнәлтелә

Федераль һәм республика бюджеты средстволары уңайлы мохит, төзелеш һәм башка проектларга тотылачак. 

Татарстанда 2021 елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 21,9 млрд сум акча тоту планлаштырыла. Средстволарның бер өлеше — 14 млрд сум федераль бюджеттан бүленә. Якынча 16,4 млрд сум акчаны Татарстан финанслау буенча килешүләр нигезендә ала, 7,9 млрд сум республика казнасыннан өстәлә. Бу хакта Татарстан территориясендә проект буенча төбәк офисы булган ТР Икътисад министрлыгы хәбәр итә, дип яза Татар-информ

Татарстанда 13 балалар бакчасы төзү планлаштырыла, республика башкаласында иң зур мәктәпләрнең берсе барлыкка киләчәк. Моннан тыш, ТРда өч яңа мәдәният йорты төзеләчәк һәм ике мәктәптә капиталь ремонт үткәреләчәк. Кукмарада яңа спортзал төзелә, ике авыл җирлегендәге спорт залы капиталь төзекләндереләчәк. 

Никольское авылында Мишә елгасы, Мамадышның Нократ елгасы кушылдыгында һәм Лаеш районы Державино авылының өч су объектында чистарту эшләре башкарылачак. Шулай ук 54 парк һәм скверны төзекләндерү планлаштырыла. 

Исегезгә төшерәбез, илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга стартны Россия Президенты Владимир Путин 2018 елда бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев