Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда Җиңүнең 75 еллыгына багышланган истәлек китабын тапшыру буенча акция узачак

Китаплар ТР районнарында һәм шәһәрләрендә тантаналы шартларда тапшырылачак.

Татарстанда Бөек Җиңүнең 75 еллыгына «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941-1945» дөнья күрде. Җыентык татарстанлыларның җиңүгә нинди өлеш кертүләре турында сөйли. 
Басма тарихи документларга, фотоларга, фронттан хатлар, сугыш чоры открыткаларына нигезләнгән. Китапта шулай ук ветераннарның авыр сугыш еллары турындагы истәлекләре дә мөһим урын алып тора. Китап яшь буынга хәтерне саклап калу өчен тәкъдим ителә. Истәлекле басма нигезендә факультативлар, семинарлар, конференцияләр өчен дәреслекләр төзеләчәк. 
Китап басмасын Татарстан Республикасы Президенты хуплады. Шул уңайдан ТР Архив эше буенча Дәүләт комитеты 25.06.2020-03.07.2020 вакыт аралагында «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941-1945» китабын район һәм мәктәп китапханәләренә тапшыру буенча акция уздыра. Китаплар муниципаль районнарда һәм шәһәрләрдә тантаналы шартларда тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев