Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда интеллектуаль транспорт системалары буенча онлайн-хакатон узачак

Чара 23 майдан 30 майга кадәр узачак.

Татарстанда республика Хөкүмәте ярдәме белән "Интеллектуаль транспорт системалары һәм ситуацион үзәкләр элементлары" онлайн-хакатоны узачак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Чара 23 майдан 30 майга кадәр узачак. Гаризаны 20 майга кадәр тапшырырга мөмкин. Әлеге вакыйга Хакатоннар марафонының Digital Superhero исемле беренче чарасы булачак.

Проектның идеологы һәм гамәлгә куючысы – ТР "Юл хәрәкәте иминлеге" идарәсе, координаторы –ТР Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы.

Хакатон нәтиҗәләре буенча иң яхшы командалар акчалата призлар, үз инициативаларын эшләп бетерүдә һәм аларны пилотлаштыруда ярдәм алачак. Шулай ук эшкә чакыру алу мөмкинлеге дә бар. Проектны гамәлгә ашыру графигын карарга һәм катнашу өчен гаризаны хакатон сайтында бирергә мөмкин: www.dshkazan.ru/its.

Гомумән алганда, Digital Superhero хакатоннары май аеннан сентябрьгә кадәр онлайн-форматта узачак. Татарстан хакимияте катнашучыларны актуаль бурычлар белән тәэмин итәчәк, ә партнерлар яңа идеяләрне эшләп бетерү һәм гамәлгә кертү өчен мәйданчыклар бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев