Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда инвалид бала тәрбияләүче 90 гаилә торак белән тәэмин ителәчәк

Татарстанда мөмкинлекләре чикле кешеләрнең мәнфәгатьләре ике программа кысаларында хәл ителә. 

Бүгенге көндә мөмкинлеге чикләнгән 1222 татарстанлы торак алуга чиратта тора. Бу хакта Казанда үткән матбугат конференциясендә ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Элмира Зарипова сөйләде.
Министр сүзләренчә, федераль программа 2005 елга кадәр чиратка басканнар өчен каралган. Быел инвалид бала тәрбияләүче 90 гаилә торак белән тәэмин ителәчәк. 2021 елга заявка биреп куелган. 
Моннан тыш, катлаулы авырулары булган инвалид балаларны тәрбияләүче гаиләләрне тәэмин итүче программа да эшли. Әлеге программага 50 миллион сум күләмендә средстволар Татарстан казнасыннан бирелә.
Ике программа буенча чират муниципаль дәрәҗәдә торак сәясәте бүлекләре тарафыннан булдырыла. Чиратка басу өчен мөмкинлекләре чикле кешеләргә яшәү урыны буенча башкарма комитетка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев