Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда иртәгә кырау төшәргә мөмкин

Шул сәбәпле республикада шторм кисәтүе игълан ителде.

Иртәгә, 7 сентябрьдә, Татарстанда кырау төшүе көтелү сәбәпле кисәтү игълан ителде. Бу хакта ТР Метеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза Татар-информ.

Сишәмбе төнлә һәм иртән республика территориясендә «һавада һәм туфракта −2 градуска кадәр кырау күзәтелергә мөмкин», дип искәртә синоптиклар.

Метеорологларның мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта төбәк территориясендәге һава торышын югарыда урнашкан зур циклон билгели. Нәкъ менә аның йогынтысында төньяк-көнбатыш атмосфера агымнары Татарстанга «төньяк киңлекләрдән салкын һава» алып килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев