Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда кафе һәм рестораннарның эш вакыты кыскарырга мөмкин

Хәзерге вакытта республиканың җәмәгать туклану оешмаларында санитар кагыйдәләр төгәл үтәлә, дип ышандыра ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе. 

Татарстанда кафе-рестораннарның эш вакытын кыскартырга мөмкиннәр. Бу Covid −19 аркасында булдырылган санитар-эпидимиологик чараларны үтәмәгән очракта булачак. Бу турыда ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җиткәчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» мәгьлүмат агентлыгында үткән пресс-конференциядә хәбәр итте.
Җәмәгать туклану обьектлары 70 процентка тулырга тиеш, бию зонасын ябарга һәм яңа короновирус инфекциясенә каршы барлык чаралар кичекмәстән үтәлергә тиеш, дип исәкртеп узды җитәкче. Барлык шартларны үтәгән очракта, бу объектлар штатлы режимда эшләүләрен дәвам итәчәк. 
«Рестораннарның профилактика чараларын яхшы үтәвен күрәбез. Димәк, безнең тарафтан контроль киләчәктә дә дәвам итәчәк», — дип өстәде Любовь Авдонина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев