Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда “Kazan Digital Week” халыкара форумы узачак

Аны Россия Хөкүмәте ярдәмендә республика Министрлар Кабинеты оештыра.

21-24 сентябрьдә Татарстанда Kazan Digital Week 2020 халыкара форумы узачак. Аны Россия Хөкүмәте ярдәмендә республика Министрлар Кабинеты оештыра. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Форум программасына панель дискуссияләр һәм түгәрәк өстәлләр кертелгән. Казан буенча экскурсия турлары, пилотсыз автомобильләрнең гамәлдәге үрнәкләре күргәзмәсе һәм башкалар каралган.

Форумны оештыручылар Көнчыгыш Европа һәм Азия илләрендә, шул исәптән Россиядә, Татарстанны да кертеп, цифрлы интеллектуаль технологияләрне үстерү һәм гамәлгә кертү перспективалары белән кызыксынучыларны чакыра.

Әлеге форум турында тулырак kazandigitalweek.ru и kazandigitalweek.com сайтларында бирелгән.

Kazan Digital Week 2020 халыкара форумы интеллектуаль транспорт системалары буенча I Үзәк-Көнчыгыш конгрессын әзерләү өчен оештырылган оештыру комитеты тарафыннан уздырыла. Илдәге эпидемиологик вәзгыять аркасында конгрессны 2022 елга күчерү турында Карар кабул ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев