Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда кичә 49 кеше COVID-19 йоктырган 

Алабугада соңгы тәүлектә коронавирус белән яңа авыручылар теркәлмәгән.

Яңа вирус йоктырган 21 кеше хастаханәгә озатылган, 28 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 24, Чаллыда — 6, Тукай районы — 3, Буа, Зәй, Лаеш, Мөслим, Түбән Кама районнарында — икешәр, Актаныш, Арча, Бөгелмә, Чүпрәле, Балык Бистәсе һәм Сарман районнарында берешәр кеше йоктырган.

3 августка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 24 081 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 21 399 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 50 кеше.

Барлыгы 836 828 кешегә прививка ясалган. Шулардан 620 445 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан. 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев