Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда кичә 51 кеше коронавирус йоктырган

Алабугада COVID-19 белән яңа авыручылар теркәлмәгән.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән авыруның 51 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.

Яңа вирус йоктырган 16 кеше хастаханәгә озатылган, 35 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 22, Чаллыда — 12, Түбән Камада — 3, Биектау, Зәй, Яшел Үзән һәм Лаеш районнарында — икешәр, Бөгелмә, Лениногорск, Менделеевск, Нурлат, Тукай һәм Чирмешән районнарында берешәр очрак ачыкланган.

26 июльгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 23 675 очрагы расланган.
Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 21 024 кеше савыккан, узган тәүлектә — 13 кеше.
Барлыгы 773 235 кеше вакцина ясаткан. Шулардан 554 236 кеше вакцинаның икенче дозасын алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев