Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда кичә 85 кеше COVID-19 йоктырган 

Алабугада кичә короновирус йоктыруның 2 очрагы теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 85 яңа очрагы ачыкланган. Яңа вирус йоктырган 21 кеше хастаханәгә озатылган, 64 кеше өйдә дәвалана.

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 3, 18дән 30 яшькә кадәр — 8, 30дан 50 яшькә кадәр — 30, 50дән 60 яшькә кадәр — 8, 60тан 70 яшькә кадәр — 20, 70тән 80 яшькә кадәр — 11, 80нән 90 яшькә кадәр — 5 очрак ачыкланган.

Казанда — 39, Чаллыда — 5, Түбән Кама — 5, Биектау — 4, Буа, Яшел Үзән, Питрәч һәм Тәтеш районнарында — 3шәр, Бөгелмә, Алабуга, Лаеш, Саба һәм Чистай районнарында — 2шәр, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Апас, Балтач һәм Мамадыш районнарында берешәр кеше йоктырган.

26 гыйнварга алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 15 623 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 12 040 кеше савыккан, узган тәүлектә — 90 кеше.

Спутник-V вакцинасы белән 11 384 кешегә прививка ясалган. Шулардан 2 016 кеше вакцинаның икенче дозасын алган. 

Барлыгы 13 442 комплект вакцина дозасы кайткан (кулланылган −84,7 %).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев