Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда кичә 89 кеше короновирус йоктырган 

Алабугада соңгы тәүлектә Сovid-19 белән авыручы 1 кеше теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 89 яңа очрагы ачыкланган. Яңа вирус йоктырган 30 кеше хастаханәгә озатылган, 59 кеше өйдә дәвалана. 

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 11, 30дан 50 яшькә кадәр — 23, 50дән 60 яшькә кадәр — 12, 60тан 70 яшькә кадәр — 22, 70тән 80 яшькә кадәр — 12, 80нән 90 яшькә кадәр — 8 очрак ачыкланган.

Казанда — 61, Чаллыда — 10, Яшел Үзәндә — 4, Лаеш, Мөслим, Питрәч һәм Тукай районнарында — 2шәр, Әлмәт, Буа, Чүпрәле, Алабуга, Түбән Кама һәм Чистай районнарында берешәр кеше йоктырган.

12 гыйнварга алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 14 362 очрагы теркәлгән. Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 11 061 кеше савыккан, узган тәүлектә — 20 кеше.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев