Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда кичә COVID-19 йоктыруның 49 яңа очрагы теркәлгән

Алабугада яңа коронавирус йоктыручы кешеләр ачыкланмаган.

Яңа вирус йоктырган 9 кеше хастаханәгә озатылган, 40 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 21, Чаллыда — 8, Тукай районында — 5, Әгерҗедә — 4, Мамадыш һәм Минзәләдә — өчешәр, Бөгелмәдә — 2, Зәй, Яшел Үзән, Сарман районнарында берешәр кеше йоктырган.

19 августка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 24 875 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 21 926 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 33 кеше.

Барлыгы 944 263 кешегә прививка ясалган. Шулардан 771 593 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан. 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев