Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда кичә коронавирус йоктыруның 34 яңа очрагы ачыкланган

Алабугада яңа Сovid-19 йоктыручылар теркәлмәгән. 

Яңа вирус йоктырган 17 кеше хастаханәгә озатылган, 17 кеше өйдә дәвалана. 

Казанда — 10, Чаллыда — 6, Балык Бистәсендә — 5, Лениногорскида — 4, Түбән Кама районында — 2, Яшел Үзән, Лаеш, Менделеевск, Минзәлә, Нурлат, Тукай һәм Чистай районнарында берешәр кеше йоктырган.

15 майга алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 20 978 очрагы теркәлгән. 

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 17 971 кеше савыккан, узган тәүлектә — 34 кеше.

Спутник-V вакцинасы 289 863 кешегә ясалган , шулардан 208 803 кеше икенче дозаны алган. 

Вакцинациягә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы
2. ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,
3. Бердәм 122 номер,
4. КФҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итү,
5. Сырхауханәнең контакт номерына шалтырату.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев