Татарстанда кисәк салкынайта
Киләсе төндә һәм иртәгә көндез ТРда буран булуы көтелә.
Татарстан синоптиклары фаразлавынча, киләсе төндә һәм иртәгә көндез ТРда урыны белән көчле кар явуы, буран булуы, көньяк-көнбатыш җилнең 15 м/секундка кадәр көчәюе, юлларда кар көртләре барлыкка килүе көтелә, дип хәбәр итә "Татар-информ".
Көндез Казанда 8-10, Татарстан буенча 5-10 градус салкын була.
23 нче гыйнварга каршы төндә республикада болытлы һава торышы була, явым-төшем көтелми.
Төнлә 13-18, аяз булганда, 23 градуска кадәр салкын булуы көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев