Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар якындагы ярты елда артмаячак

Җылылык өчен түләүләр салкыннар аркасында артты.

Декабрь ае өчен торак-коммуналь хезмәтләр квитанцияләрендә җылылык өчен түләүнең артуы 2021 елда тарифларның үзгәрүе белән түгел, ә һава температурасының түбәнәюе белән бәйле. Бу хакта Татарстанның төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. 

Фролов сүзләренчә, җылылык өчен тариф соңгы мәртәбә 2020 елның июль аенда үзгәргән. Җылылык өчен түләү факт буенча җылыту сезонында исәпләнелә. 

Фролов билгеләп үткәнчә, гыйнвардагы яңа ел каникуллары белән бәйле рәвештә, җылылык өчен исәпләүләр еш кына февраль аенда да сизелә.
Татарстанның тарифлар буенча Дәүләт комитетында хәбәр итүләренчә, яңа елдан тарифлар якындагы ярты елда артмаячак, ә кайбер оешмалар буенча кимергә дә мөмкин. Тарифлар бары тик июль аенда индексацияләнәчәк. 

Күпчелек татарстанлылар өчен ТКХ тарифлары быел 4,4 проценттан да күбрәк күтәрелмәячәк. 7,4 процент күләмендәге ахыргы индекс Татарстан шәһәрләренә (Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга, Яшел Үзән, Бөгелмә) һәм эре поселокларга гына кагыла.

Фролов әйтүенчә, түләү күләме һәм тариф күләме — икесе ике әйбер. Түләү күләме куллану бәясеннән һәм күләменнән гыйбарәт. Бәя — ТРның тарифлар буенча Дәүләт комитеты тарафыннан раслана, ә күрсәтелгән хезмәт күләме фактик кулланудан чыгып бәяләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев