Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 25 яңа очрагы ачыкланган

Узган тәүлектә Алабугада коронавирус белән зарарланучылар теркәлмәгән.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 25 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
3 кеше хастаханәләргә озатылган, 22 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 1 очрак, 18дән 30 яшькә кадәр — 4, 30дан 50 яшькә кадәр — 12 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 2 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 4 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр 2 очрак ачыкланган.
Казанда 19 кеше коронавирус йоктырган. Буа һәм Түбән Кама районнарында 2шәр очрак ачыкланган. Югары Ослан, Питрәч районнарында берәр очрак теркәлгән.
6 сентябрьгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 6694 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 5532 кеше савыккан, узган тәүлектә — 20 кеше.
фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев