Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 34 яңа очрагы теркәлгән

Алабугада соңгы тәүлектә коронавирус белән авыручылар ачыкланмаган.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән авыруның 34 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
9 кеше хастаханәләргә озатылган, 25 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 15, Чаллыда — 8, Азнакай, Бөгелмә, Минзәлә, Питрәч районнарында икешәр, Югары Ослан, Яшел Үзән, Лениногорск районнарында берәр очрак ачыкланган.
11 апрельгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 19 802 очрагы расланган.
Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 16 928 кеше савыккан, узган тәүлектә — 13 кеше.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев