Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 36 яңа очрагы теркәлгән

Алабугада соңгы тәүлектә коронавирус белән авыручылар ачыкланмаган.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән авыруның 36 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
21 кеше хастаханәләргә озатылган, 15 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 14, Чаллыда — 10, Лениногорск — 3, Бөгелмә, Яшел Үзән, Түбән Кама районнарында икешәр, Әлмәт, Минзәлә һәм Сарман районнарында берәр очрак ачыкланган.
10 апрельгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 19 768 очрагы расланган.
Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 16 915 кеше савыккан, узган тәүлектә —74 кеше.
Барлыгы 171 389 кеше вакцина ясаткан. Шуларның 103 369ы вакцинаның икенче дозасын алган. 
Вакцинациягә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы
2. Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,
3. Бердәм 122 номер,
4. МФЦга мөрәҗәгать итү,
5. Поликлиниканың контакт номерына шалтыратып.
Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев