Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 38 яңа очрагы ачыкланган

Алабугада соңгы тәүлектә коронавирус белән авыручылар теркәлмәгән.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 38 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
13 кеше хастаханәләргә озатылган, 25 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 17, Чаллыда — 8, Бөгелмәдә — 3, Азнакай һәм Менделеевск районнарында — 2шәр, Актаныш, Лаеш, Лениногорск, Сарман, Тукай һәм Чирмешән районнарында берәр очрак ачыкланган.

28 мартка Татарстанда COVID-19 белән авыруның 19 310 очрагы расланган. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 16 111 кеше савыккан, узган тәүлектә — 49 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев