Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 38 яңа очрагы расланган

Алабугада соңгы тәүлектә коронавирус белән авыручылар теркәлмәгән.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән авыруның 38 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
18 кеше хастаханәләргә озатылган, 20 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 12, Чаллыда — 16, Нурлат, Спас һәм Тукай районнарында — 2шәр, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Менделеевск районнарында берәр очрак ачыкланган.
26 апрельгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 20 310 очрагы расланган.
Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 17 383 кеше савыккан, узган тәүлектә — 5 кеше.
Барлыгы 229 764 кеше вакцина ясаткан. Шуларның 144 029ы вакцинаның икенче дозасын алган. 
Вакцинациягә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы,
2. Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,
3. 122 бердәм номеры,
4. КФҮкә мөрәҗәгать итеп,
5. Поликлиниканың контакт номерына шалтыратып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев