Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 50 яңа очрагы теркәлгән

Алабугада соңгы тәүлектә коронавирус белән авыручылар ачыкланмаган.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 50 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
17 кеше хастаханәләргә озатылган, 33 кеше өйдә дәвалана.
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 2, 30дан 50 яшькә кадәр — 14, 50дән 60 яшькә кадәр — 2, 60тан 70 яшькә кадәр — 16, 70тән 80 яшькә кадәр — 12, 80нән 90 яшькә кадәр 4 очрак ачыкланган.
Казанда — 19, Чаллыда — 8, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск һәм Түбән Камада — 3шәр, Яшел Үзән, Кайбыч һәм Тукай районнарында — 2шәр, Баулы, Биектау, Кама Тамагы, Минзәлә, Балык Бистәсе районнарында берәр очрак ачыкланган.
14 мартка Татарстанда COVID-19 белән авыруның 18 686 очрагы расланган. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 15 343 кеше савыккан, узган тәүлектә — 11 кеше.
Барлыгы 103 051 кеше вакцина ясаткан, шул исәптән 41 477 кеше икенче дозаны алган.
Вакцинациягә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы;
2. Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы;
3. Бердәм 122 номер;
4. МФЦга мөрәҗәгать итү;
5. Поликлиниканың контакт номерына шалтыратып.


Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев