Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 57 яңа очрагы ачыкланган
Бер тәүлек эчендә - дүрт пациент, эпидемия башланганнан алып 40 кеше терелгән.
Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирус инфекциясе йоктыруның 57 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
"Дүрт кеше хастаханәгә озатылган, илле өче өендә дәвалана, чөнки аларда авыру җиңел формада яки симптомнарсыз уза", - диде Лилия Галимова. Аның сүзләренчә, 7 кеше инфекцияне чит илдә йоктырган, калган 50 кеше аны башка авырулар белән якыннан аралашканнан соң эләктергән.
Коронавирус инфекциясе йоктырган 20 кешегә 18 яшь тулмаган, 14 кеше — 30-50 яшь аралыгында, 12 кеше — 50-60 яшьтә.
Казанда – 20, Лаеш районында – 10, Чаллы шәһәре һәм Чүпрәле районында – алтышар, Түбән Камада – 4, Әлмәт, Арча, Биектау районнарында – икешәр, Тукай, Яшел Үзән һәм Кукмара районнарында берәр очрак ачыкланган. Моннан тыш, Татарстанда Чувашиядә яшәүче ике кешедә коронавирус инфекциясе табылган.
Бер тәүлек эчендә - дүрт пациент, эпидемия башланганнан алып 40 кеше терелгән.
Россиядә узган тәүлектә 4774 яңа зарарлану очрагы ачыкланган.
фото:pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев