Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коронавирус инфекциясенең 28 яңа очрагы расланган

Алабугада COVID-19 белән зарарланучылар теркәлмәгән.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 28 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
4 кеше хастаханәләргә озатылган, 24 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 5 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 13 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 4 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 3 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр 3 очрак ачыкланган. 
Казанда — 20 кеше, Питрәчтә 2 кеше коронавирус йоктырган. Аксубай, Буа, Югары Ослан, Нурлат, Спас, Чистай районнарында берәр очрак расланган. 5 августка Татарстанда COVID-19 белән авыруның 5751 очрагы теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев