Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коронавирус инфекциясенең 39 яңа очрагы расланган

Узган тәүлектә Алабугада һәм районда яңа зарарлану очраклары теркәлмәгән.

Узган тәүлектә Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 39 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 2, 18дән 30 яшькә кадәр — 7 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 18 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 8 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 2 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр — 2 очрак ачыкланган. 
Казанда — 21, Яр Чаллыда — 6, Лаешта 3 кеше вирус йоктырган. Биектау районында ике очрак ачыкланган. Аксубай, Баулы, Яшел Үзән, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Сарман районнарында берәр очрак теркәлгән. 
Соңгы тәүлектә 26 кеше савыккан. 
фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев