Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коронавирус инфекциясенең 40 яңа очрагы теркәлгән

Тәүлек эчендә 35 кеше савыккан.

Узган тәүлектә Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 40 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 1, 18дән 30 яшькә кадәр — 12 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 12 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 6 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 4 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр — 5 очрак ачыкланган. 
Казанда — 22, Яр Чаллыда — 6, Питрәчтә 3 кеше коронавирус йоктырган. Актаныш һәм Биектауда ике очрак ачыкланган. Арча, Кама Тамагы, Лаеш, Лениногорск, Тукай районнарында берәр очрак теркәлгән. 
25 июньгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 4350 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 3163 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 35 кеше.
фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев