Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коронавирус инфекциясенең 50 яңа очрагы расланган

Торак пунктлар арасында коронавирус инфекциясен йоктыручылар арасында Чаллы шәһәре (16 очрак) беренче урында, Казан (11 очрак) икенче урында.

Татарстанда коронавирус инфекциясенең 50 яңа очрагы расланган. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы яза.

"10 кеше хастаханәгә озатылган, тагын 40 кеше өендә дәвалана", – ди Лилия Галимова.

Аларның унтугызы 30дан 50 яшькә кадәрге аралыкта, уналтысы 50дән 60 яшькә кадәр.

"Инфекция йоктыручыларның 95 проценты чирне авырулар белән якыннан аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу турыдан-туры элемтәләрне киметүнең әһәмияте хакында сөйли", – дип искәртә ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе.

Торак пунктлар арасында коронавирус инфекциясен йоктыручылар арасында Чаллы шәһәре (16 очрак) беренче урында, икенче урында – Казан (11 очрак). Моннан тыш, Теләче районында – җиде, Чүпрәле районында  дүрт, Сарман районында – өч, Әлмәт һәм Лаеш районнарында  икешәр, Мамадыш, Тукай, Алексеевск, Кукмара һәм Балтач районнарында берәр яңа очрак ачыкланган.

Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясенең барлыгы 280 очрагы теркәлгән. 36 кеше терелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев