Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән үлүнең тагын 2 очрагы теркәлгән

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.

Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче 1941 елда туган кеше Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенә 21 июньдә салына. Тикшерү барышында COVID-19 һәм ике яклы вируслы пневмониянең авыр формалары ачыкланган. Пациентның хәлен катлауландырган хроник авырулар булганлыгы да билгеле. 22 июнь көнне татарстанлы вафат була.
13 июльдә Яшел Үзән районында яшәүче 1954 елда туган хатын-кызның үлеме констатацияләнә. 5 июльдә ул Яшел Үзән ҮРХнең COVID-19 белән авыручыларны дәвалау бүлегенә салынган. Дәвалау җитди хроник авырулар аркасында катлаулана. Үпкә шешүе нәтиҗәсендә хатын-кыз вафат була.
Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев