Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын ике кеше үлгән 

Барлыгы 15 октябрьгә COVID-19дан 94 үлем очрагы теркәлгән.

77 яшьлек Чаллы кешесе вируслы пневмония диагнозы белән хастаханәгә китерелә. Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә расланган. 
Казанда яшәгән 67 яшьлек хатын-кыз шулай ук хастаханәгә үпкә ялкынсынуы диагнозы белән китерелә. Авыруның хроник чирләре дә була. Коронавирус инфекциясе лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәсендә расланган.
Ике очракта да вирус идентификацияләнгән.
Туган-тумачаларының, якыннарының авыр кайгыларын уртаклашабыз.
15 октябрьгә COVID-19дан үлүчеләр саны 94кә җиткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев