Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән унөченче пациент вафат булган

Чистайда яшәүче ир-ат 11 июньдә вафат булган.

Узган тәүлектә Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 40 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
18 кеше хастаханәләргә озатылган, 22 кеше өйдә дәвалана (аларда җиңелчә яки симптомсыз авыру формасы). 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 3 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 11 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 9 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 10 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр — 7 очрак ачыкланган. 
Казанда — 18, Яр Чаллыда — 8, Түбән Камада — 3 кеше коронавирус йоктырган. Питрәч районында ике очрак ачыкланган. Әтнә, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара, Нурлат, Балык Бистәсе, Саба, Тәтеш районнарында берәр очрак теркәлгән. 
23 июньгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 4271 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 3108 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 17 кеше. 
Татарстанда коронавирус инфекциясеннән унөченче пациент вафат булган.
1963 елда туган кеше Чистайда 2нче номерлы хастаханәдә базасындагы вакытлыча инфекцион госпитальдә дәваланган. 1 июньнән ул коронавирус инфекциясе аркасында килеп чыккан авыр формадагы полисегментар вируслы ике яклы пневмония белән авырып стационарда яткан.
4 июньдә пациентның хәле начарланган һәм аны интенсив терапия палатасына күчергәннәр. 11 июньдә пациент вафат булган.
Патолого-анатомия экспертизасы үлем сәбәбен ачыклаган, вирус ачыкланган. 
фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев