Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коронавирус йоктырган 18 кешене хастаханәгә озатканнар

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 52 яңа очрагы ачыкланган.

Яңа вирус йоктырган 18 кеше хастаханәгә озатылган, 34 кеше өйдә дәвалана.

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 5, 18дән 30 яшькә кадәр — 4, 30дан 50 яшькә кадәр — 18, 50дән 60 яшькә кадәр — 10, 60тан 70 яшькә кадәр — 12, 70тән 80 яшькә кадәр — 2, 80нән 90 яшькә кадәр — 1 очрак ачыкланган.

Казанда — 35, Чаллы, Азнакай, Әлмәт, Яшел Үзән, Лениногорск һәм Чистай районнарында — 2шәр, Балтач, Биектау, Нурлат, Питрәч һәм Тукай районнарында берешәр кеше йоктырган.

26 февральгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 17 71 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 14 414 кеше савыккан, узган тәүлектә — 78 кеше.

Спутник-V вакцинасы белән 75 922 кешегә прививка ясалган. Шулардан 13 620 кеше вакцинаның икенче дозасын алган. 

Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:

1.    РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2.    Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3.    122 бердәм номерына шалтыратып
4.    КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5.    Хастаханәгә шалтыратып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев