Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коронавирус йоктыру очраклары булу турындагы хәбәр дөреслеккә туры килми

Төнлә территорияне дезинфекцияләү максатыннан вертолетлардан дару сиптерү турындагы хәбәр дә – ялган.

Мессенджерларда республиканың 245 кешесе коронавирус йоктыруы турында хәбәрләр популярлаша бара. Коронавируска каршы көрәш штабы бу мәгълүматны кире какты, дип хәбәр итә Татар-информ. Таратыла торган хәбәрләрдә Саба, Теләче районнарында, Арча һәм Казанда авырулар буенча статистиканы күрсәтәләр, һәм бу сан – 180 яңа зарарлану очрагы.

Моннан тыш, социаль челтәрләрдә хәрбиләрнең вертолетлардан дару сиптерүләре турындагы яңалык шулай ук ялган, дип хәбәр итә Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева. Элегрәк без ТР Президентының чит илгә сәфәрдән баш тартырга чакыруы турында язган идек. Зарарлану очраклары булган илләрдән яңа килгән гражданнар өчен тикшерү өйдә үткәрелә. Аларда коронавирус билгеләре ачыкланмаган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев