Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 67гә җитте

Бу юлы 63 яшьлек ир-ат коронавирус корбаны булган.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 21 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
1 кеше хастаханәләргә озатылган, 20 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 1 очрак, 18дән 30 яшькә кадәр — 1 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 11 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 3 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 4 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр 1 очрак ачыкланган.
Казанда — 13, Питрәчтә 2 кеше коронавирус йоктырган. Яр Чаллы, Балтач, Кама Тамагы, Нурлат, Саба, Чистай районнарында берәр очрак теркәлгән.
10 сентябрьгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 6761 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 5581 кеше савыккан, узган тәүлектә — 18 кеше.
Татарстанда коронавирус инфекциясеннән үлүнең тагын 1 яңа очрагы расланган. Бу — 67нче үлем очрагы.
63 яшьлек ир-ат Казанның вакытлыча йогышлы авырулар госпиталенә озатыла. Анда яңа коронавирус йогышының авыр формасы була. Шулай ук пациентның хроник авырулары да булганлыгы билгеле. Үлемнең сәбәбе экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев