Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән үлүчеләр саны 76га җитте

Татарстанда тагын ике кеше яңа коронавирус инфекциясеннән үлгән.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 25 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
5 кеше хастаханәләргә озатылган, 20 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 1 очрак, 18дән 30 яшькә кадәр — 3 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 8 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 6 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 6 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр — 1 очрак ачыкланган.
Казанда — 13, Яшел Үзәндә — 4, Сабада 2 кеше коронавирус йоктырган. Яр Чаллы, Аксубай, Әлмәт, Түбән Кама районнарында берәр очрак теркәлгән.
30 сентябрьдә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 7230 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 6092 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 27 кеше.
Әлмәттә 1977 елда туган хатын-кыз үзәк район хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегенә пневмония белән салына. Аның хроник авырулары да булганлыгы билгеле. Вирус идентификацияләнгән.
1946 елда туган Саба районында яшәүче бер ханым Казан шәһәренең 2нче клиник хастаханәсенә ике яклы пневмония белән китерелә. Хәле хроник авырулар кискенләшүе аркасында начарланган. Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
30 сентябрьгә COVID-19 инфекциясеннән үлүчеләр саны 76га җитте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев