Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда короновирустан 2 кеше үлгән 

Пандемия башланганнан бирле 112 кеше тормыш белән хушлашкан.

1948 елгы хатын-кыз яңа вирус нәтиҗәсендә барлыкка килгән үпкә ялкынсынуы белән хастаханәгә китерелә. Авыруның хәле хроник чирләр аркасында катлаулана. 
1953 елда туган ир-ат хастаханәгә үпкә ялкынсынуы белән китерелә. Авыруның хәле йөрәк эшчәнлегенең җитешмәүчәнлеге сәбәпле катлаулана.
Ике очракта да үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 2 ноябрьгә COVID-19дан 112 үлем очрагы теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев