Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда короновирустан вакцинаны сынау башланды

Клиник сынауларда үз теләге белән 3 мең кеше катнаша.

Татарстан медучреждениеләренә клиник сынаулар өчен Covid-19га каршы «Вектор» фәнни үзәк тарафыннан булдырылган «ЭпиВакКорона» вакцинасы кайтты. Бу хакта Роспотребнадзор идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 
Вакцинаны шулай ук Мәскәү, Төмән һәм Калининград өлкәләренең медицина учреждениеләре дә алган. 
Вакцинаны алган төбәкләрнең дәвалау учреждениеләре аны ясатырга теләүчеләрне туплый башлады, дип хәбәр итәләр ведомствода. 
Сынаулар өчен 3 мең кеше сайлап алыначак. Сайлауда 18 яшьтән өлкәнрәк булган кешеләр катнаша ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев