Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда “Кызыл канәфер” дигән истәлекле акция онлайн-режимда башланды

Акциянең максаты – “Мин хәтерлим. Мин булышам” девизы астында истәлекле значокларны онлайн-маркетплейслар, ретейл-партнерлар һәм волонтерлар аша реализацияләү.

Татарстанда онлайн-режимда ел саен үткәрелә торган “Кызыл канәфер” Бөтенроссия акциясе үткәрелә, ул Хәтер һәм дан елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Аны “Буыннар хәтере” хәйрия фонды оештыра. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы яза.

Акциянең максаты – “Мин хәтерлим. Мин булышам” девизы астында истәлекле значокларны онлайн-маркетплейслар, ретейл-партнерлар һәм волонтерлар аша реализацияләү.

Значокларны реализацияләүдән барлык акчалар ел саен ветераннарга югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүгә юнәлтелә. Covid-19 коронавирус пандемиясе белән бәйле вакытлыча чикләүләргә карамастан, фонд ярдәм күрсәтүне, дарулар китерүне, дәвалауны һәм реабилитацияләүне дәвам итә.

“Кызыл гвоздика” значокларын гвоздика.рф сайтында, танылган сәүдә челтәрләре кибетләрендә, Россия почтасы бүлекчәләрендә онлайн рәвештә сатып алырга була.

“Кызыл канәфер” значоклары ныклы металлдан ясалган. Акция партнерларының тулы исемлеге гвоздика.рф проекты сайтында карарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев