Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда М12 буйлап клонланган триплоидлы усак агачы утыртачаклар

2015 елда утырткан агачлар биш ел эчендә 12 метрлы булып үскән.

Татарстанда М12 буйлап клонланган триплоидлы усак агачы утырту планлаштырыла. Бу агачлар шунысы белән уникаль: алар тиз үсә һәм чиргә бирешми, дип хәбәр итте Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы министры урынбасары Илгизәр Зарипов. 
Җитәкче әйтүенчә, 2015 елда утырткан агачлар 5 ел эчендә 12 метрга үскәннәр. Яшь усаклар иске урман посадкаларына күбрәк кислород бүлеп чыгарырга ярдәм итәчәк. 
Гади агачтан аермалы буларак, триплоидлы усакта хромосомнарның өч тулы наборы бар. Галимнәр шундый усак экземплярларын Татарстан урманнарында табып, агачларны яхшылап тикшергәннән соң, клонларга өйрәнгәннәр. Республиканың урман хуҗалыгы министрлыгы триплоидлы усакларны М12 буенда гына түгел, компенсацион яшелләндерү максатларында да файдаланчак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев