Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда меңнән артык ишегалдының план-схемалары буенча иҗтимагый фикер алышулар узды

Пандемия аркасында төзекләндерү проектлары буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы читтән торып узды.

Татарстанның меңнән артык ишегалдын төзекләндерү проектлары иҗтимагый фикер алышу стадиясен узды, бу хакта “Безнең ишегалды” Президент программасы порталында хәбәр ителә.

Исегезгә төшерәбез, апрель һәм май айларында план-схемалар dvor.tatar сайтында басылып чыкты. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, программаның мөһим принцибы – бу йортларда яшәүчеләрнең фикерен исәпкә алу. Аерым эпидемиологик хәл аркасында төзекләндерү проектлары буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы читтән торып узды.

Барлыгы 5 меңнән артык комментарий калдырылган. Тиздән ишегалларының финал эскизлары барлыкка киләчәк.

Күптән түгел без Алабугада әлеге программа буенча шәһәрнең өч күп фатирлы йортында – Нефтьчеләр проспекты буенча 21, 23 һәм 25 нче йортларда эшләр бара дип язган идек.

2020 елда 60тан артык ишегалды проектлаштырыла, дип хәбәр иттеләр ТКХ һәм төзелеш департаментында. Шуларның 31ен быел ук проект схемалары буенча тәртипкә китерәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев