Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда «Мәгариф» илкүләм проекты буенча мәктәп спортзалларын яңартачаклар

Арча, Яшел Үзән, Алексеевск, Кама Тамагы, Мамадыш һәм Минзәлә районнарында спорт заллары яңартылачак.

Быел Татарстанда мәктәпләрнең спорт залларын яңартуга 8,5 миллион сум бүлеп бирелгән. Эш «Мәгариф» илкүләм проектының «Һәр баланың уңышы» проекты кысаларында барачак.
Арча, Яшел Үзән, Алексеевск, Кама Тамагы, Мамадыш һәм Минзәлә районнарында спорт заллары яңартылачак.
Республиканың Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов узган уку елында 12 авыл мәктәбенең спорт заллары ремонтланганын билгеләп үтте.
«Һәр баланың уңышы» проекты кысаларында Татарстанда «Кванториум» мобиль технопаркы булдырыла. Ул автомобиль ташу станциясе базасында эшләячәк, балаларны укыту инженерлык юнәлешендәге программалар буенча башкарылачак.
Инновацион белем бирү программаларын гамәлгә ашыру өчен Әгерҗе, Актаныш, Сарман, Зәй, Менделеевск, Минзәлә районнары билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев