Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда мәгариф өлкәсендә илкүләм проектка 628 миллион сумнан артык акча бүлеп биреләчәк

Татарстанда 2021 елда мәгариф өлкәсендә илкүләм проектка 628 миллионнан артык акча бүлеп биреләчәк.

Татарстанда быел мәгариф өлкәсендә илкүләм проектка 628 миллионнан артык акча бүлеп биреләчәк. Шуларның 202 миллион сумнан артыгы ТР бюджетыннан бүленә. Бу хакта «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. 

Акча «Мәгариф» илкүләм проекты буенча «Заманча мәктәп», «Цифрлы белем бирү мохите» һәм «Һәр баланың уңышы» проектларын гамәлгә ашыруга тотылачак. 

Шулай ук «Салават күпере» торак комплексында мәктәп төзелеше башланачак. Ул 1 224 балага исәпләнгән. Шулай ук Мөслим һәм Саба районнарында спорт залларын ремонтлау күздә тотыла. 

Моннан тыш, быел Татарстанда авыл мәктәпләрендә 114 «Үсеш ноктасы» функциональ зонасы барлыкка киләчәк.
Шулай ук Казанның ике коррекцион мәктәбендә матди-техник база, 26 мәгариф оешмасында җиһазлар яхшыртылачак.
Илкүләм проектлар Россиядә 2019 елдан башлап РФ Президенты инициативасы белән тормышка ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев