Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда Минтимер Шәймиевкә багышланган күргәзмә ачылачак

Күргәзмәне ТР Президенты Аппараты һәм «Яңарыш» Республика Фонды оештыра. 

2021 елда «Россия — минем тарихым» мультимедияле паркы «Республика йөзләре» күргәзмәләре циклын башлап җибәрә. Күргәзмә Татарстан үсешенә зур өлеш керткән шәхесләргә багышланган. 

«Республика йөзләре» циклының беренче күргәзмәсе Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев эшчәнлеге турында сөйләячәк. 

Паркның 26 залында һәм 133 проекцион экранында Беренче Президент катнашындагы Татарстан тарихындагы әһәмиятле вакыйгалар турында сөйләүче фото һәм видеокадрлар күрсәтелә. 

Күргәзмәне ТР Президент Аппараты һәм «Яңарыш» Республика Фонды оештыра. 

Күргәзмә 20 гыйнварда ачыла. Бу көнне Минтимер Шәймиев үзенең туган көнен билгеләп үтә. Күргәзмә «Россия — минем тарихым» Мультимедияле паркның 1нче павильонында эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев