Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда мәктәп укучыларын финанс грамоталылыгына онлайн өйрәтәчәкләр

Анда 6-11 сыйныф укучылары, шулай ук Татарстанның һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары катнаша ала.

«Финанс грамоталылыгының онлайн-дәресләре» проектының көзге сессиясе башланды. Анда 6-11 сыйныф укучылары, шулай ук Татарстанның һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары катнаша ала. 
Дәресләр финанс өлкәсендә Россиянең әйдәп баручы экспертлары катнашында узачак. Финанс базарында куркынычсызлык кагыйдәләренә аерым игътибар биреләчәк.
Өйрәнү өчен 19 тема тәкъдим ителәчәк. Укытучылар — Россия Федерациясе Үзәк банкы экспертлары, Россия Финанс министрлыгы вәкилләре, Россиянең эре финанс компанияләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре.
Россия Банкының Идел — Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банкы бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин билгеләп үткәнчә, финанс яктан грамоталы булу нигезләрен балачактан ук салырга һәм укуларны гомер буе дәвам итәргә кирәк. Онлайн-дәресләр Татарстанның теләсә кайсы почмагыннан, шул исәптән ерак торак пунктлардан өлкән сыйныф укучыларына белем алу мөмкинлеге бирә.
Онлайн-дәресләргә интернет челтәренә керү мөмкинлеге булган теләсә кайсы белем бирү учреждениесе тоташа ала. Онлайн-дәреснең кызыклы темасын сайларга һәм проектта катнашуның барлык нечкәлекләрен түбәндәге адрес буенча белергә мөмкин: http://dni-fg.ru/ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев