Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда мәктәп укучыларына 10 мең сум акча түләнә башлады

Гаризалар октябрь ахырына кадәр кабул ителәчәк.

Россия Президенты Владимир Путин инициативасы буенча мәктәп укучылары өчен бер тапкыр бирелә торган пособиене Татарстанда 484 меңнән артык гаилә алган инде. 

10 мең сумлык түләүгә республиканың барлыгы 563 мең кешесе дәгъва итә, дип хәбәр итә РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге.

Түләү бүгенге көннән башланды. Аңа Россиянең 2021 елның 1 сентябреннән алты яшь тулган барлык мәктәп укучылары, 2 июльгә кадәр 18 яшь тулмаган яшүсмерләр, шулай ук мәктәп программасы буенча укуларын дәвам итүче 18-23 яшьлек мөмкинлекләре чикле затлар дәгъва итә ала. 

«Гаризалар октябрь ахырына кадәр кабул ителәчәк», — дип искәрттеләр фондның матбугат хезмәтендә.
Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев