Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда пассажир автобусларына арест салу проектын яңартырга җыеналар

Май аеннан июльгә кадәр арада сигез автобуска арест салынган.

Татарстан Хөкүмәтенә җибәрелгән тиешле мөрәҗәгать уңай кабул ителгән очракта, кагыйдә бозулар өчен пассажир автобусларына арест салу проекты янәдән кулланыла башларга мөмкин. Бу хакта Ространснадзор дәүләт юл күзәтчелеге Урта Идел регионара идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Радик Рамазанов хәбәр итте.
Рамазанов сүзләренчә, «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесе белән билгеле бер вакытка пилот килешенү төзелгән булган. Бу вакыт аралыгында 8 автобуска арест салынган. Арестлар югары нәтиҗә күрсәткәнлектән, хәзерге вакытта проектны дәвам итү турында тәкъдимнәр карала. 
Мондый чаралар илнең күп төбәкләрендә кулланыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев